Туган йортка кайттым,капка ачып,
Алма бакчасына атладым… .
Әнә шунда ,бакча почмагында,
Уйнап йөри бала чакларым:
Ак яулыклар белән бүлмә бүлеп,
Куаклыкта бер “өй” корылган,
Матур пыялалар,төп өстенә,
“Чәй эчәргә”тезеп куелган.
Агач кайрысыннан гына “биләү”,
Куак ботагына эленгән,
Алма башлы “бала”,шунда “йоклый”
Кат-кат корамага төрелгән.
Иске башлык түгел-“бәрхет сумка”,
Бар байлыгым шунда җыелган:
Сыңар алка,буш духи савыты,
Балчык свисток, салып куелган.
Иң,иң матур кәнфит кәгәзләре,
Күз алдымда кебек, бүген дә,
Ашамыйча түзеп йөргән кәнфит,
Балын тоям һаман телемдә!
Яфрак аша төшкән кояш нуры,
Бәхет булып сеңгән күңелгә,
Әллә шуңа микән,өем нурлы,
Җаным моңлы булды гомергә!
Кеп-кечкенә кызчык,муенына,
Миләшләрдән муенча тагылган
Бала чакка кайтып килим дисәм,
Капкалары икән ябылган….
Гөлфия Низамутдинова
Напишите ответ или комментарий